Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 15 нче сентябрьгә кадәр уҗым культураларын чәчеп бетерү бурычы куелган
Татарстан районнары алдында 15 нче сентябрьгә кадәр уҗым культуралары мәйданнарын чәчеп бетерү бурычы куелган.
«Көзге культуралар безнең өчен иминият культуралары булып тора һәм язгы кыр эшләренә эш йөкләнешен күпкә киметә», - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Уҗым мәйданнары 513 мең гектар тирәсе дип фаразлана. Көзге бодай – 395 мең га, көзге арыш – 106 мең га. 13 сентябрьгә 403 мең га (79 процент) җир чәчелгән. «Уҗымнарны чәчү туфракта дымга кытлык шартларында башкарылды. 21 районда һава һәм туфрак корылыгы, коры кызу җил күренешләре теркәлгән», - диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз