Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 1,5 млн квадрат метрдан артык торак тапшырылган – еллык планнан 47 процент
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак һәм социаль төзелеш барышы, шулай ук төзелеш мәйданчыкларында контроль чараларның үтәлеше турында хәбәр итте. Республика районнары белән видеоконференция форматында оештырылган киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Доклад хезмәтне саклау мәсьәләләреннән башланды. 2025 ел башыннан үз-үзен җайга салучы оешмалар төзелеш мәйданчыкларында 819 тикшерү уздырган, нәтиҗәдә 290 тапкыр дисциплинар чаралар кулланылган. Дәүләт төзелеше күзәтчелеге 431 тикшерү уздырган һәм хокук бозулар турында 116 карар чыгарган. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе 640 хокук бозу очрагын ачыклаган, шуларның 518е юк ителгән.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне (28 апрель) алдыннан республикада профилактик чаралар уза. Моннан тыш, 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык кысаларында төзелеш мәйданчыкларында санитария нормаларын бозуның 44 очрагы ачыкланган, 14 беркетмә төзелгән.
«Төзелешләрдә чисталык һәм тәртипне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк», - дип ассызыклады Айзатуллин.
19 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1,54 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – еллык планнан 47 процент. Коммерцияле төзелеш өлкәсендә еллык күләмнең нибары 10 проценты (34 йорт, 175 мең квадрат метр), ә социаль ипотека программасы буенча исә 32 процент (4 йорт, 52 мең квадрат метр) үтәлгән. Социаль ипотека кысаларында 2025 елда барлыгы 35 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз