Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 15 меңгә якын бала дәүләттән Яңа ел бүләге алачак
Быел Татарстанда якынча 15 мең бала дәүләттән татлы бүләк алачак. Бу хакта бүген республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Ел саен Татарстанда Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган, авыр тормыш хәлендә калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, махсус коррекция мәктәпләрендә белем алучы 18 яшькә кадәрге балаларга Яңа ел бүләге тапшырыла. Быел Яңа ел күчтәнәчен 15 меңгә якын бала алачак, - диде спикер.
Бүләкнең бәясе якынча 800 сум була, диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз