Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 15 медицина хезмәткәре махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән
Татарстанда өлешчә мобилизация кысаларында 15 медицина хезмәткәре махсус хәрби операция зонасына киткән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта билгеле булды.
«Барлыгы 15 кеше чакырылды. Бер өлеше - алгы сызыкта, калганнары - госпитальләрдә», - диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.
Ул министрлыкның мобилизацияләнгән табиблар белән элемтәдә торганын әйтте. Хәрби операциягә үз теләге белән китүчеләр булуын да искәртте.
Балаларга диспансеризация үткәрү өчен Лисичанскка педиатрлар, шулай ук олылар өчен табиблар киткән.
Марат Садыйков кадрлар мәсьәләсенә дә тукталды. Табиблар белән тәэмин ителеш буенча Татарстан «Сәламәтлек» илкүләм проектындагы күрсәткечләргә ирешкән. Шулай да, әле һаман медицина хезмәткәрләре җитәрлек түгел. Бүген республикада табиблар белән тәэмин ителеш 10 мең кешегә 35,8 тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз