news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 15 меңнән артык эшсез теркәлгән

Республикада эшсезләр дәрәҗәсе 0,74 процент тәшкил итә

 (Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда 15  мең 140 эшсез граждан теркәлгән. Узган атна белән чагыштырганда, эшсезләр саны үзгәрмәгән, элеккечә 0,74 процент тәшкил итә. Узган елгы бу күрсәткеч 0,92 процент булса, республикада эшсезләрнең кимүе күзәтелә, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Республика халык мәшгульлеге хезмәте органнарына эш белән тәэмин итүчеләр биргән гаризалар буенча эшчеләргә ихтыяҗ 48 мең 676 вакансия тәшкил итә, бер атнада 4 мең 598 вакантлы эш урыны тәкъдим ителгән.

Бер атнада барлыгы 782 кеше эшсез буларак теркәлгән. Учетка баскан 366 кеше эштән үз теләге белән киткән, ә 199 ы оешма ябылу яки хезмәткәрләр, штаты кыскартылу сәбәпле, эштән чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100