news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 15 меңгә якын рәсми эшсез исәптә тора

Эшче көчтән чыгып исәпләгәндә, республикада эшсезлек дәрәҗәсе 0,72 процент тәшкил итә.

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җиткергән статистик мәгълүматларга караганда, 2 майга республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 762 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 314 кешегә азрак. Идарә тармагының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, эшче көчтән чыгып исәпләгәндә, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,72 процент тәшкил итә.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан 30 690 вакансия тәкъдим ителә. Соңгы атнада гына да оешмалар 2948 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,48 кешегә тиң.
 
Хисап атнасы барышында 545 кеше эшсез дип танылган. Шуларның 498е – моңа кадәр хезмәт куйган. 56 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100