news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 15 мең чамасы эшсез теркәлгән

Эшсезлек дәрәҗәсе 0,73 процент тәшкил итә

  (Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). 16 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда мәшгульлек хезмәте органнарында 14 839 эшсез теркәлгән. Бу, узган атна белән чагыштырганда, 191 кешегә күбрәк, дип белдерелә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
Эшсезлек дәрәҗәсе арткан һәм 0,73 процент тәшкил итә.
Республиканың халык мәшгульлеге хезмәте органнарында 39 мең 73 вакансия бар. Бер атнада 1144 вакантлы эш урыны тәкъдим ителгән.
Бер атнада 775 кеше эшсез калган. Эшсез буларак учетка басучыларның 424 е эш урыныннан үз теләкләре белән киткән, 84 кеше оешма ябылу яки хезмәткәрләр штатын кыскарту сәбәпле эшсез калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100