news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 15 һәм 16 июньдә көчле яңгыр һәм боз фаразлана

Татарстанда 15 һәм 16 июньдә көчле яңгыр һәм боз фаразлана
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Татарстан Гидрометеорология үзәге якындагы тәүлеккә һава шартларының кискен начараюы турында кисәтте.

Көннең икенче яртысында бүген, 15 июньдә, шулай ук 16 июньдә төнлә һәм көндез төбәктә урыны белән яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе, көчле яңгырлар, ә 16 июньдә көндез урыны белән боз явуы көтелә.

Казанда һава торышының начараюы иртәгә көндез көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot