Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда +15 градуска кадәр җылы булачак
Якын көннәрдә Татарстан территориясендә бик җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә.
Республикага аномаль җылылыкны көньяк һәм көньяк-көнчыгыш агымнары китерә. Нәтиҗәдә, тәүлекнең караңгы вакытында температура фоны тискәре булуга карамастан, уртача тәүлеклек температуралар нормадан биш-җиде градуска артып китә.
Җомгага каршы төндә, 27 мартта, төбәк аша атмосфера фронты узачак – урыны белән ул яңгыр һәм юеш кар явачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда бозлавык сакланачак. Бер тәүлек эчендә ТРның аерым районнарында томан төшәчәк.
Иртәгә һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында -2...+3 градус, ә якты вакытта +7...+ 12 градус булачак. Урыны белән көнчыгышта термометр баганалары көндез +15 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе, 28, 29 һәм 30 мартта, Татарстанда антициклон тәэсире аркасында явым-төшем ихтималы аз. Сишәмбе, 31 мартта, кайбер урыннарда бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә температура -5...+1 градус, көндез +8...+ 13 градус булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз