news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 15 ел эчендә коммуналь түләүләр өчен бурыч 8,2 миллиардтан арткан

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары әйтүенчә, бурычларның күбесе торак хезмәтләренә, җылылык, электр энергиясе, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүгә туры килә.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 8,3 миллиард сумга якынлаша.

«Июнь башына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыюның уртача еллык күрсәткече 99,4 процентны тәшкил итә. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,5 процентка күбрәк. Шуңа да карамастан, республикада торак-коммуналь түләүләр өчен халыкның бурычы 8 миллиард 291 миллион сум тәшкил итә», — диде Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.

Аның сүзләренчә, бурычларның иң зур өлеше торак хезмәтләренә, җылылык, электр энергиясе, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүгә туры килә. Республикада әлеге бурычлар 2006 елдан бирле формалашкан.

«Урыннардагы хезмәттәшләр түләүләрне җыю буенча эшне актив алып бара. Кайбер муниципаль берәмлекләр буенча 100 проценттан артык югары күрсәткечләр дә бар», — диде Алексей Фролов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Министр урынбасары үз чыгышында билгеләп үткәнчә, гадәттәгечә, түләүләрнең кимүе кышкы айларда, яңа ел бәйрәмнәреннән соң, күзәтелә. Бу бәйрәмнәрдә кешеләрнең үз акчаларын тотуы белән бәйле. Шул ук вакытта кышкы айларда ягып җылыткан өчен зур сумма исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100