Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 15 ел эчендә коммуналь түләүләр өчен бурыч 8,2 миллиардтан арткан
Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары әйтүенчә, бурычларның күбесе торак хезмәтләренә, җылылык, электр энергиясе, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүгә туры килә.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 8,3 миллиард сумга якынлаша.
«Июнь башына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыюның уртача еллык күрсәткече 99,4 процентны тәшкил итә. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,5 процентка күбрәк. Шуңа да карамастан, республикада торак-коммуналь түләүләр өчен халыкның бурычы 8 миллиард 291 миллион сум тәшкил итә», — диде Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.
Аның сүзләренчә, бурычларның иң зур өлеше торак хезмәтләренә, җылылык, электр энергиясе, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүгә туры килә. Республикада әлеге бурычлар 2006 елдан бирле формалашкан.
«Урыннардагы хезмәттәшләр түләүләрне җыю буенча эшне актив алып бара. Кайбер муниципаль берәмлекләр буенча 100 проценттан артык югары күрсәткечләр дә бар», — диде Алексей Фролов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Министр урынбасары үз чыгышында билгеләп үткәнчә, гадәттәгечә, түләүләрнең кимүе кышкы айларда, яңа ел бәйрәмнәреннән соң, күзәтелә. Бу бәйрәмнәрдә кешеләрнең үз акчаларын тотуы белән бәйле. Шул ук вакытта кышкы айларда ягып җылыткан өчен зур сумма исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз