Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 15 ел дәвамында беренче тапкыр җәмәгать судьяларына йөкләнеш кимегән
Татарстанда узган елда 15 ел дәвамында беренче тапкыр җәмәгать судьяларына йөкләнеш кимегән. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте.
«2025 елда 692 меңнән артык эш каралган. 2024 ел белән чагыштырганда эшләр саны 20 процентка кимегән», - дип сөйләде ул.
Заһидуллин билгеләп үткәнчә, узган елның ноябреннән җәмәгать судьялары салым бурычын түләтү турындагы эшләр өчен җавап бирми башлады. Мондый эшләр 2025 елда 50 меңнән артык, ә 2024 елда 88 мең булган, диде ул.
«Шулай итеп, хәзерге йөкләнеш сакланган очракта, 2026 елда каралган эшләр саны тагын якынча 10 проценткакимергә мөмкин», – дип ассызыклады министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз