news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 15 декабрьдән «Чыршы» операциясе башлана

Татарстанда Яңа ел алды «Чыршы» операциясе 15 декабрьдә башланачак һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта ылыслы агачларны законсыз кисүгә юл куймау өчен урманнарда тикшерүләр көчәйтеләчәк.

Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

«Урманнарда агачларны законсыз кискән яки зыян китергән өчен административ штраф яный. Аның күләме гражданнар өчен 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр тәшкил итә», - дип сөйләде ул.

Зыян күләме 5 мең сум һәм аннан да зуррак булган очракта, РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган, дип кисәтте Кузюров.

news_right_1
news_right_2
news_bot