news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 145 мең сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәненә юбилей медале тапшырылачак

Алар шулай ук ТР Президенты исеменнән азык-төлек җыелмалары алачак, ә сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны тагын кыйммәтле бүләкләр дә көтә

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда 145 мең Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәненә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” юбилей медальләре тапшырылачак. Моннан тыш, алар ТР Президенты исеменнән азык-төлек җыелмалары алачак. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны (алар Татарстанда 12,5 мең кеше) тагын кыйммәтле бүләкләр дә көтә. Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Шәфигуллин ветеран оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда әнә шул хакта хәбәр итте.
Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, апрель аенда ТР Пенсия фонды Бөек Ватан сугышы ветераннарына – 5 мең, ә тыл хезмәтчәннәренә 1 мең сум акча бирәчәк.
Бу көннәрдә Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары үткәрелә. Кичә А.Шәфигуллин Сарман районының Җәлил бистәсендә узган шундый чараларның берсендә булган. Биредәге картлар интернатында 20 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. “Алар кунаклар килүенә бик шатланды, бүләкләр тапшырганда күзләрендә шатлык яшьләре җемелдәде”, - диде А.Шәфигуллин.
А.Шәфигуллин шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның 9 май алдыннан М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашачагы хакында хәбәр итте. Җиңү көнендә Казанның 1000 еллыгы мәйданында зур бәйрәм парады узачак. Тантаналы чаралар обелисклар, һәйкәлләр һәм мемориаль комплекслар янында да үтәр дип көтелә. 9 майга төрле төрдәге 1800 дән артык һәйкәлне тәртипкә китерү күздә тотыла, диде А.Шәфигуллин.



news_right_1
news_right_2
news_bot