news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 145 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кими. Узган тәүлектә Covid-19 инфекциясен йоктыруның 145 очрагы ачыкланган, ә алдагы көндә – 150.

Республикада яшәүче 45 кеше хастаханәгә китерелгән, ә алдагы көндә – ун пациент. Бу турыда стопкоронавирус.рф порталында хәбәр ителә.

Республикада яшәүче 182 811 кеше (узган тәүлектә – 324 кеше) бу чирдән терелгән.

25 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып, Татарстанда ковид йоктыруның 186 619 очрагы теркәлгән.

Төбәктә узган тәүлектә коронавирустан үлүчеләр (соңгы очрак 21 октябрьдә булган) теркәлмәгән. Шулай итеп, Татарстанда ковидтан 2005 үлем очрагы теркәлгән.

Росстат агымдагы елның октябреннән SARS-CoV-2 инфекциясеннән үлем очраклары турында хәбәр бирүне туктатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100