news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 143 бердәм дәүләт имтиханын тапшыру пункты ачылачак

Люмила Ногманованың сүзләренә караганда, имтихан тапшыру пунктларының иң зурлары гына веб-камералар белән җиһазландырылачак

(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Кристина Иванова). 2010 елда Татарстанда 143 бердәм дәүләт имтиханын тапшыру пункты ачылачак. Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2010 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга багышлап үткәрелгән брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова әнә шул хакта хәбәр итте.
Министр урынбасарының сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ТР Дәүләт имтихан алу комиссиясе формалаштырылган, имтихан тапшыру пунктларының җитәкчеләре һәм оештыручылары, ТР Дәүләт имтихан алу комиссиясенең фән комиссияләре составы расланган. Моннан тыш, республика территориясендә имтихан материалларын китерүнең тәртибе, вакыты һәм транспорт схемасы билгеләнгән. Шулай ук ТР Дәүләт имтихан алу комиссиясенең вәкаләтле вәкилләре кандидатуралары, Татарстан Республикасы конфликт комиссиясе расланган, аның составына, нигездә, ТР югары уку йортлары мөгаллимнәре керә.
Людмила Ногманова БДИ тапшырганда мәгълүмати-технология һәм оештыру куркынычсызлыгы системасы раслануы хакында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, быел федераль законнар нигезендә, дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүдә билгеләнгән тәртипне бозган өчен гражданнарга – 3-5 мең, вазифаи затларга 20-40 мең сум күләмендә административ штраф салу каралган.
Элегрәк республикада имтихан тапшыру пунктларының барысы да видеокамералар белән җиһазландырылачак дип планлаштырылган иде. Әмма финанс кризисына бәйле рәвештә бу идеядән баш тартырга туры килде. Людмила Ногманованың сүзләренә караганда, имтихан тапшыру пунктларының иң зурлары гына веб-камералар белән җиһазландырылачак.




news_right_1
news_right_2
news_bot