news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 140 мең сум бурычы җыелган кеше суд приставына ташланган

Менделеевск районында бурычлы ир-ат суд приставына ташланган. Бу хакта Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ир-ат кредитларын түләмәгән өчен бурычы һәм салымы җыелуга канәгатьсезлек белдереп бүлеккә килгән. Аның 144 мең сум бурычы җыйналган.

Ул каты кычкырган, суд приставларына карата әдәпсез сүзләр әйткән, аннары хезмәткәрләрнең берсенә йодрык белән ташланган.

Җәнҗал чыгарган ир-атны мәҗбүр итеп тынычландырганнар, аннары полиция чакырганнар. Хезмәт вазифасын башкарган хезмәткәргә ташланган өчен ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot