Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 140 мең тонна шикәр комы җитештерелгән
Быел шикәр чөгендеренең тулаем күләме 1 млн 462 мең тонна тәшкил иткән
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 140 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Быел шикәр чөгендеренең тулаем күләме 1 млн 462 мең тонна тәшкил иткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Министрлык белгечләре белдергәнчә, узган ел 2 млн 100 мең тонна татлы тамыразык җыеп алынган. Бу сезонда чималда шикәр күләме 1,5 проценттан артык.
Бүгенгә 140 мең тонна шикәр җитештерелгән, шулай итеп Татарстан бу продукт белән тулысынча тәэмин ителгән. 1 млн тонна чималны, 462 мең тонна тамаразыкны татлы продуктка әйләндерәсе калган. Заводларда шикәр чөгендерен тулысынча эшкәртү эшләрен якындагы ай дәвамында төгәлләргә планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз