news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 140 меңнән артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан

Республикада барлыгы 1 559 200 кешегә прививка ясау күздә тотыла.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 14 августтан 4 сентябрьгә кадәр 145 987 кеше, шул исәптән 29 578 бала гриппка каршы вакцинация үткән, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе.

Быелның 14 августында республикада гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды. Татарстанга вакцинация үткәрү өчен 766 мең 65 доза күләмендә «Совигрипп», «Ультрикс» вакциналары кайтты. Вакциналарда 2017-2018 елгы эпидемия сезонында актуаль булачак вирус штаммнары (А/ (H1N1), A /(H3N2), B) бар.

Татарстанда барлыгы 1 559 200 кешегә прививка ясау күздә тотыла. Бу – республика халкының 40,5 проценты дигән сүз.

Сентябрь һәм октябрь айлары – вакцинация үткәрү өчен иң кулае, чөнки иммунитет формалашсын өчен - 1-2 атна, ә иммунитеты начар булган кешеләргә 1-1,5 ай вакыт кирәк.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot