Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 140,5 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган
Татлы тамыр 10,9 мең гектар мәйданда җыелган. Татарстанда гектарыннан уртача уңыш 129 центнерга җитә
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 140,5 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган. Татлы тамыр 10,9 мең гектар мәйданда җыелган. Татарстанда гектарыннан уртача уңыш 129 центнерга җитә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Зәй районында – 43,5 мең тонна (биредә гектарыннан уртача уңыш 135 центнер тәшкил итә), Буа районында – 21,6 мең тонна (127 центнер), Нурлат районында 18,6 мең тонна (131 центнер) татлы тамыр казып алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз