news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 14 сыйныфны грипп һәм ОРВИ аркасында карантинга яптылар

Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгы дистанцион уку формасы оештырылган яисә дежур сыйныфлар ачылган карантинга ябык мәктәпләр һәм сыйныфларны көн саен мониторинглый.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрләренә караганда, бүгенге көндә республикада грипп, ОРВИ һәм йогышлы авырулар таралу сәбәпле 14 сыйныф карантинга ябылган – Казанда 9 сыйныф, Чаллыда 4 сыйныф, Түбән Кама районында 1 сыйныф. Тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр юк.

Әгәр дә сыйныфта 20 проценттан да ким булмаган бала грипп яки ОРВИ белән авырса, укучыларны карантинга ябалар. Бу вакытта тулысынча сәламәт балалар өчен дистанцион уку оештырыла. Авыру балалар белән аралашкан укучыларны аеру эпидемиягә каршы мөһим чара булып тора. Әлеге очракта укучылар бер-берсе белән аралашмаячак, бу исә сыйныф коллективы арасында вирус таралуны булдырмаячак.

2025 елның 17 мартына булган мәгълүматлар нигезендә, 1 сентябрьдән башлап «Иртәнге фильтр» контролен узмаган укучылар саны 36 713 кешене тәшкил итә. Күрсәтелгән балалар саны үсә баручы йомгаклы сан булып тора, бу иртәнге термометриянең эффективлыгын күзәтергә мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100