news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 14 сәламәтлек үзәген ачуга 14 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә

Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Профилактик медицина – сәламәтлек саклауның нигезе” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе уза

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Профилактик медицина – сәламәтлек саклауның нигезе” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе уза. Чара республикабыздагы профилактик медицина Үзәге оешуына 85 ел тулуга багышлана.
Конференциядә профилактик медицина үзәге җитәкчелеген һәм белгечләрне бәйрәм белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау-профилактика ярдәме идарәсе башлыгы Ирина Малышева, сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәтенең Татарстандагы Идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Шәйхетдинова, Казан дәүләт медицина университетының медицина-профилактика факультеты деканы Альберт Галләмов котладылар.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау-профилактика ярдәме идарәсе башлыгы Ирина Малышева министрлык җитәкчелеге исеменнән үзәк коллективын юбилей белән котлады. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда профилактик медицинага игътибар Хөкүмәт дәрәҗәсендә бирелә башлады. Сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү бурычы “Сәламәтлек” илкүләм проектына кертелде. Быел Россиядә халыкта сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү максатыннан ачылачак 502 сәламәтлек үзәген финанслауга 375 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә. Республикабызда 14 үзәкне ачуга федераль бюджеттан – 10, республика бюджетыннан 3,5 миллион сум акча юнәлтелә. ТР Министрлар Кабинеты 2009-2011 елларда халыкта социаль-нәтиҗәле сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү Концепциясен әзерли. Аны тормышка ашыру өчен махсус программа кабул ителер дип көтелә. “Республика профилактик медицина үзәгенең максаты – авыру һәм алардан үлем-китем очракларын киметү, гомер озынлыгын арттыру. Бүген конференциядә белгечләрнең үзара тәҗрибә белән уртаклашулары алга таба да бу максатны тормышка ашыруда зур этәргеч булачак”, - диде Ирина Малышева.
Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәтенең Татарстандагы Идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Шәйхетдинова да, үз чиратында, үзәк коллективына алдагы эшләрендә уңышлар теләде. Аның сүзләренчә, Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәтенең Татарстандагы Идарәсе сәламәтлек үзәкләрендә эшкә җигеләчәк җиһазлардан нәтиҗәле файдалануны, үзәкләрнең эшләү сыйфатын күзәтеп торачак.
Республика профилактик медицина үзәге баш табибы – Татарстанның атказанган табибы, доцент Ринат Таҗиев үзәк ачуның тарихы белән таныштырды. Аның сүзләренчә, Казанда санитария өлкәсендә беренче агарту Йорты 1924 елның 22 октябрендә ачыла. Бу дата тарихка Татарстанда профилактик медицинаның туган көне буларак кереп кала. Әлеге учреждение Татарстанда халык сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертә. 1925 елда авылдагы участок хастаханәләрендә профилактика көне кертелә. 1924 елда халыкка үпкә чире, сифилис кебек авыруларны кисәтү турындагы фильмнар күрсәтелә башлый. 1925 елда татар телендә беренче санитария-агарту брошюралары чыга. Советлар чорында аналарны һәм балаларны саклау мәсьәләләренә нык игътибар бирелә. 1933 елда санитария-агарту Йорты санитария культурасы Йорты дип йөртелә башлый. Эпидемиягә каршы көрәш алып бару максатын санитария-агарту хезмәте Бөек Ватан сугышы елларында гамәлгә ашыра. 1947 елда Татарстанда кабат Республика сантария-агарту йорты ачыла. 50-60 елларда республикабызда санитария культурасын пропагандалау хәрәкәте җәелә. 1974 елда республикада инде 5 санитария-агарту йорты эшли башлый.1981-1992 елларда республика халкында гигиена хакындагы белемнәрне тарату эшенә зур игътибар бирелә. 1992 елда Татарстанда гомуми сәламәтлек Үзәге булдырыла. 1994 елда ул Республика профилактик медицина үзәге дип атала башлый. Бүгенге көндә республикада 93 профилактик медицина кабинеты һәм 19 бүлек эшли. Татарстан медицина учреждениеләрендә 64 сәламәт бала кабинеты медицина ярдәмен күрсәтә.
“Безнең киләчәккә бурычыбыз – сәламәтлек үзәкләре эшен тәэмин итү, анда хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү. Татарстанда сәламәтлек үзәкләре Чистай, Бөгелмә, Әлмәт, Яшел Үзән районнарында, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә ачылачак. Яр Чаллыда андый ике үзәкне ачу планлаштырыла. Казанда исә үзәкләр барлык районнарда да булдырылыр дип көтелә”, - дип хәбәр итте Ринат Таҗиев.
Конференция барышында Казан дәүләт медицина университеты, Төбәкара клиника-диагностика үзәге, Казан дәүләт медицина академиясе белгечләре йөрәкнең ишемия авыруын, инсультны кисәтү, симерү проблемасы, балалар авыруларын вакцина ярдәмендә булдырмау мәсьәләләрен күтәрә. Шулай ук шәһәрләрдә профилактик медицина үзәкләренең эше турында да мәгълүмат бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100