news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 14 меңнән артык эшсез бар

Эш белән тәэмин итүчеләр бер атнада 2666 вакантлы урын тәкъдим иткән

  (Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). 4 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 14 695 кеше мәшгульлек үзәкләрендә эшсез буларак теркәлгән. Бу, узган атна белән чагыштырганда, 23 кешегә күбрәк дигән сүз. Теркәлгән эшсезләр дәрәҗәсе 0,72 процент тәшкил итә, дип ачыклык кертә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән эш белән тәэмин итүчеләр 45 368 вакансия буенча эшчеләргә кытлык кичерә. Бер атнада эш белән тәэмин итүчеләр 2666 вакантлы урын тәкъдим иткән.

Шулай итеп, бер атнада 528 кеше эшсез дип танылган. Хисапка баскан 277 кеше эш урыныннан үз теләге белән киткән, 28 кеше, оешма ябылу һәм хезмәткәрләр санын кыскарту сәбәпле, эшсез калган.

news_right_1
news_right_2
news_bot