news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 14 градуска кадәр салкын көтелә

Иртәгә, 17 ноябрьдә, Татарстанда уртача салкын һава торышы саклана, явым-төшем ихтималы юк. Республикада болытлы һава торышы, төнлә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар, көндез кайбер районнарда буран да чыгарга мөмкин.

Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин дип кисәтә синоптиклар.

Төбәктә төнлә һава температурасы -6...-11 градус, аязганда -14 градуска кадәр булырга мөмкин. Бигрәк тә Татарстанның көньяк-көнчыгышында салкын көтелә, Татарстан башкаласында – -7..-9 градус. Көндез республикада -1..-6 градус, Казанда -2..-4 градус фаразлана.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, ялларга якынрак һава температурасы күтәрелүе һәм һава шартлары начарлануы көтелә. Шимбә, 19 ноябрьдә, көндез +1 градуска кадәр җылытырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100