news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 135 мең кеше өй яны участокларында Конституциягә тавыш биргән

Ачык һавада тавыш бирү участоклары бүген соңгы көн эшли.

Татарстанда 135 мең кеше өй яны участокларында Конституциягә тавыш биргән

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда сайлау участокларына килгән 1,8 млн кешенең 135 меңгә якыны РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен йорт яны территорияләрендә тавыш биргән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстанда чатырларда һәм автобусларда җиһазландырылган 427 тавыш бирү мәйданчыгы эшли. Бу участоклар Роспотребнадзорның барлык таләпләренә дә туры килә. «Көн дәвамында тавыш бирү урыннарын, тартмаларны, кабинкаларны һәм күчмә тартмаларны дезинфекция сыекчалары белән чистартып торалар. Көн ахырында, комиссиянең эше беткәч, дезинфекция җайланмалары белән җиһазландырылган махсус бригада килә һәм участокны, диварларны һәм тавыш бирү өчен технологик җиһазларны чистарта», — диде Андрей Кондратьев.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүгә тавыш бирү өчен Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшли. Республикада 2,9 млн кеше тавыш бирү хокукына ия. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100