news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 132 күп фатирлы йортта капиталь ремонт эшләре тәмамланган

Татарстанда быелгы программага кертелгән 911 күп фатирлы йортның 132сендә капиталь ремонт эшләре тәмамланган. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде.

Республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта, соңгы ике атнада 12 муниципаль районда һәм ике шәһәр округында урнашкан 35 йортта эшләр төгәлләнгән. 642 бинаны яңарту дәвам итә, диде докладчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot