news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 13 градуска кадәр җылытачак

Якын көннәрдә Татарстанда температура фонының тагын да күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәк хәбәр итә.

Аерым алганда, җомга, 24 мартта, һава температурасы төнлә +1дән 6 градуска кадәр һәм көндез +8дән +13 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә урыны белән яңгырлар булырга мөмкин. 

Шимбә көнне, 25 мартта, температура фоны төнлә югарырак булачак (2дән 7 градуска кадәр җылылык), әмма көндез түбәнрәк (6дан 11 градуска кадәр). Яңгырлар явачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100