news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда -13 градуска кадәр салкын һәм бераз кар көтелә

Татарстанда -13 градуска кадәр салкын һәм бераз кар көтелә
Фото: © "Татар-информ"

Бүген, 19 февральдә, Татарстанда салкын һава торышы саклана, температура фоны бераз күтәрелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, Казанны да кертеп, бераз кар ява.

Көньяктан секундына 4-9 метр тизлектә искән җил 13 метрга кадәр (ТР башкаласында – 12 метрга кадәр) көчәя. Юлларда бозлавык барлыкка килә.

Иртән Татарстанда һава температурасы -14..-19 градус (аязган вакытта -24 градуска кадәр) тәшкил итә. Көндез исә температура -8..-13 градуска кадәр (Казанда -8..-10 градуска кадәр) күтәрелә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы атна ахырында республикада -27 градуска кадәр суытачагы хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot