news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда -13 градус салкын булачак

Татарстанда -13 градус салкын булачак
Фото: © «Татар-информ»

Пәнҗешәмбе көнне, 28 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Кар һәм салкын булуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Кайбер районнарда синоптиклар томан, бозлавык һәм үзгәрүчән юнәлештәге җил фаразлый.

Төнлә -10дан -5 градуска кадәр, ә урыны белән температура -13 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары нуль градустан югары күтәрелмәячәк. -5 тән алып 0 га кадәр фаразлана, юлларда бозлавык булуы ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot