news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 127 мең кеше онкология авырулары белән яши

Татарстанда 127 мең кеше онкология авырулары белән яши. Бу хакта ТР Дәүләт Советында «Татарстан Республикасында онкология һәм онкогематология авырулары белән көрәш: казанышлар һәм үсеш перспективалары» дигән эш киңәшмәсе алдыннан журналистларга республика сәламәтлек саклау министры Әлмир Әбәшев сөйләде.

«Шул ук вакытта, 2025 елның узган 10 аенда беренче тапкыр 19 меңнән артык яңа очрак ачыкланды», – дип өстәде министр.

Әлмир Әбәшев билгеләп үткәнчә, 2019 ел белән чагыштырганда, дәүләт сәламәтлек саклау системасының ТР халкын югары технологияле дәвалауга тотылган чыгымнары ун тапкыр арткан. Аның сүзләренчә, Татарстанда химиотерапиягә 4,5 миллиард сумнан артык акча юнәлтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot