Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 127 бала ВИЧ-инфекция белән яши
Татарстан Республикасында 127 бала ВИЧ-инфекция белән яши. Аларның барысы да дәвалау (терапия) ала. Бу хакта «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә Республика СПИД-үзәгенең медицина буенча баш табиб урынбасары Айрат Бешимов сөйләде.
Шулай ук быел ВИЧ-инфекцияле әниләр 109 сәламәт бала тапкан.
«Алар ничек сәламәт бала таба алган. Бу хатын-кызлар йөклелек вакытында дәвалау алганнар. Туганнан соң балага вирусны бетерүче дарулар бирелгән. ВИЧ ана сөте аша да күчәргә мөмкин, шуңа күрә инфекциялеләр балаларын имезми», – дип аңлатты Айрат Бешимов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз