news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 1243 ятим торакка мохтаҗ

Узган елда республикада 311 ятим бала фатирлы булган.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен узган елда бюджеттан 339,2 млн сум акча бүлеп бирелгән. Шуның нәтиҗәсендә 311 ятим бала тораклы булган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары каршында тоткан хисабында республика Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

“Быел әлеге максатларга 346,7 млн сум акча бүленгән. Бу тагын 305 ятим баланы фатирлы итү мөмкинлеге бирә. Әмма торакка 1243 кеше мохтаҗ”, - диде ул.

Сүз уңаеннан, күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен узган елда 137,1млн сум акча бүленгән булган. Нәтиҗәдә, шундый 42 гаиләнең фатир мәсьәләсе чишелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot