Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 1400 укытучы җитми
Татарстан мәктәпләрендә 261 – математика, 212 рус теле укытучысы җитми. Башлангыч сыйныф, физика укытучыларына да ихтыяҗ зур. Барлыгы 1,4 меңләп укытучы җитми дип исәпләнә.
Республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында шулай дип белдерде. Ул 2025 елда Татарстанда мәгариф үсеше программаларын гамәлгә ашыру барышы турында ТР Министрлар Кабинеты докладын тәкъдим итте.
«Укытучыларга кытлык бар, тик былтыргы белән чагыштырганда, бу сан кимеде. Узган ел ихтыяҗ зуррак иде. Шактый зур күләмдә грантлар булдырылды. «Физмат алгарышы», «Физхим алгарышы» проектлары гамәлгә кертелде. Һәр яшь белгеч исәптә. Алар ай саен өстәмә рәвештә 10 мең сум ала. Тармакка 4 меңләп яшь белгеч килә, бу сан тотрыклы», – диде Рамил Хәйруллин.
Комитет әгъзасы Илгиз Зәйниев: «Апам – һөнәре буенча укытучы, ул эш таба алмаган иде. Ә монда укытучылар җитмәү проблемасы турында сүз бара...» – дип сорады. Әллә кечерәк, бик үк алдынгылар рәтендә булмаган районнарда мөгаллимнәргә ихтыяҗ мәсьәләсе алай кискен тормыймы, дип тә кызыксынды ул.
Рамил Хәйруллин әйтүенчә, авыл һәм шәһәр укытучысына ярдәм чаралары аерыла. «Сыйныф җитәкчеләре өчен шәһәрдә – 5 мең, авылларда 10 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган», – диде ул. Гәрчә сыйныфта балалар саны авылларда азрак булса да, дип сүз алыштылар утырышта.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз