news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 12 яшьлек кызны мәсхәрә иткән педофил 14 елга колониягә хөкем ителде

Татарстанда яшәүче ир-атны 12 яшьлек кызны мәсхәрә иткән өчен хөкем иттеләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

2022 елның апрель һәм декабрь айларында 57 яшьлек ир-ат 12 яшьлек күрше кызын каршы ала, янәсе, аны өенә алып кайта. Әмма ул кайтканда кыз белән урманга керә һәм аңа карата сексуаль характердагы гамәлләр кыла.

Соңыннан ул законсыз рәвештә кыз яшәгән йортка үтеп керә һәм аны бу хәл турында беркемгә дә сөйләмәскә күндерә.

Суд карары белән ир-атка 14 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза, шулай ук мәҗбүри дәвалау билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot