news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 12 торак пунктта электр энергиясе әле дә бирелмәгән

«Челтәр компаниясе» мәгълүматлары буенча, бүгенге 15.00 сәгатькә республиканың Буа һәм Чүпрәле районнарындагы 12 торак пунктка электр энергиясе тоташтырылмаган әле.

Шулай итеп, хәзерге вакытта барлыгы 821 кешенең өендә электр уты юк. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк агентлык республиканың Чүпрәле, Тәтеш һәм Буа районнарында кичә электр энергиясен тапшыруның өлешчә өзелүе турында хәбәр иткән иде. Ул вакытта 37 торак пункт утсыз калды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм «Челтәр компаниясе» хезмәткәрләре авария нәтиҗәләрен бетерү белән шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100