news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 12 медицина хезмәткәре коронавирустан вафат булган

Үлүчеләр арасыннан биш медицина хезмәткәре вирусны эш урынында йоктырган.

Татарстанда 12 медицина хезмәткәре коронавирустан вафат булган

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 12 медицина хезмәткәре яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«17 ноябрьгә без, кызганычка каршы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына караган оешмаларның медицина хезмәткәрләренең үлеменең 12 очрагын теркибез», — дип билгеләде спикер.

Биш хезмәткәр эшендә зарарланган. Тагын биш очракта һөнәри эшчәнлек белән элемтә юк. «Ике очрак буенча тикшерү дәвам итә», — дип өстәде Жаворонков. 

news_right_1
news_right_2
news_bot