news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 12 градуска салкынайтачак

Татарстанда 12 градуска салкынайтачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Дүшәмбе төнендә Татарстанда буран һәм бераз кар көтелә, әмма көндез явым-төшем көтелми. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.

Җил күтәреләчәк, төнлә аның тизлеге урыны белән 15-16 м/с җитә.

Моннан тыш, синоптиклар татарстанлыларны кискен салкынайту турында кисәтә. 21 гыйнвар көннең якты вакытында термометр баганалары -13дән -18 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Юлларда бозлавык көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot