Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 12 градус салкын булачак
Иртәгә республикада яңгыр, юеш кар, урыны белән буран көтелә.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). Иртәгә Татарстанда салкыннар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Сишәмбе, 19 ноябрьдә, төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез максималь температура +2...- 3 градус булачак. Республиканың көнчыгышында -2..-7 градус. Яңгыр, юеш кар һәм кар явуы көтелә, урыны белән буран.
Җил төньяк-көнчыгыштан, урыны белән секундына 17 метрга кадәр.
20 ноябрьдә төнлә термометр баганалары -10...-15кә кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы -7...-12 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык көтелә.
Җил төньяк-көнчыгыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз