Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 12 ел элек булган температура рекорды куелды
Ел башыннан Татарстан башкаласында температураның абсолют максимумы унҗиде тапкыр артып киткән яки унҗидегә җиткән.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Казанда кичә, 26 мартта, температура 2008 елда теркәлгән рекордны узып китте. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Термометр баганалары Казан-терәк станцияләрендә -10,9 градуска кадәр, Казан – Аэропорт авиация станциясендә - 10,9 градуска кадәр, ә Казан – Лачын авиация метеостанциясендә 11,9 градуска кадәр күтәрелде.
Бу көннең алдагы абсолют максимумы 2008 елда ирешелгән - Казан-Лачын авиация станциясендә ул вакытта температура +9,4 градуска җиткән, дип җиткерә синоптиклар.
Ел башыннан бирле республика башкаласында билгеләнгән абсолют температуралар унсигез тапкыр артып киткән яки яңадан ирешелгән (алдагы температура рекорды 16 мартта билгеләнгән иде).
Элегрәк «Татар-информ» КФУ профессоры Юрий Переведенцев казанлыларга якын көннәрдә уңайлы һәм җылы һава торышы вәгъдә иткәнлеген хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз