news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 12 август кичендә көчле яңгыр һәм җил турында кисәттеләр

Татарстанда 12 августта 21:00 сәгатьтә көчле яңгыр, урыны белән яшен көтелә. Шулай ук 13 августта 18:00 сәгатькә кадәр республика территориясендә секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил фаразлана. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразынча, сишәмбе көнне, 13 августта, һаваның минималь температурасы төнлә +10..+15 градуска кадәр тәшкил итәчәк, ә көндез һава температурасы максимум +20 градуска кадәр күтәрелә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда август норма кысаларында көтелә. Уртача айлык температура 18,5 градус була, явым-төшем күләме 50 мм көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot