news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 12.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча миллионнан артык сайлаучы тавыш биргән

Бу вакытта сайлауга килү күрсәткече 27 процент тәшкил иткән

 (Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Камил Әсадуллин). 12 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, V чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирүдә 1 млн. 88 мең 628 кеше тавыш биргән, бу гомум сайлаучыларның 37 процентын тәшкил итә. Бу хакта журналистларга ТР ҮСК рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белдерде.
Сайлауларга килүчеләр саны буенча Чирмешән районы лидерлар рәтендә, анда сайлаучыларның 84 проценты тавыш биргән, Кайбыч районында - 82 процент һәм Апас районында - 80 процент.
Казанда тавыш бирергә килүчеләр 27 процент тәшкил иткән, Чаллы белән Түбән Камада – 31 әр процент.
Искәртеп узабыз, тавыш бирүчеләр саны алдан тавыш бирүчеләрне кертеп исәпләнә.
Э.Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, әлегә җитди хокук бозу очраклары теркәлмәгән.
(Фотосурәт izbirkom.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100