Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 119 күп фатирлы йортта капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән
Татарстанда 119 күп фатирлы йортта капиталь ремонт үткәрелгән. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Торак-коммуналь хуҗалык фонды тәкъдим иткән мәгълүматлар нигезендә, тулаем алганда төзелеш-монтаж эшләре 73 процентка үтәлгән, сезонлы эшләр күләме 75 процент тәшкил итә. 112 йортта эшләр төгәлләнү стадиясендә.
Алексей Фролов социаль әһәмияткә ия һәм мәдәният объектларын капиталь ремонтлау, коммуналь инфраструктураны яңарту тулы көченә алып барылуын искәртте. Барлык эшләр дә федераль һәм республика программалары кысаларында башкарыла.
Әйтик, 118 мәктәпнең 14е төзекләндерелгән, 2022 елга планлаштырылган эшләр 77 процентка үтәлгән. 22 балалар бакчасының 20сендә ремонт эшләре бара. 167 гомуми белем бирү учреждениесендә азык-төлек блокларын ремонтлау программасы 72 процентка үтәлгән.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә өч программа гамәлгә ашырыла. Төзелеш-монтаж эшләре 74 процентка үтәлгән. Бу атнада Яшел Үзән районындагы бер объектта ремонт төгәлләнгән, Казандагы тагын ике объект (16нчы шәһәр клиник хастаханәсе һәм профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе) файдалануга тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз