news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “112” хезмәтенә былтыр 1,5 млн. тапкыр шалтыратканнар

Республикада “112” хезмәте көн саен 5 меңләп шалтырату кабул итә

 (Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Узган ел “ Ашыгыч чакыртулар хезмәте — 112” (“Служба экстренных вызовов – 112”) дәүләт бюджет учреждениесенең икенче үзәге эшли башлады. Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә урнашкан шундый үзәк операторлары татар һәм рус телләрендә генә түгел, башка телләрдә дә аралашырга һәм психологик ярдәм күрсәтергә сәләтле.

2014 ел башыннан алып “112” хезмәтенә 1,5 миллионлап тапкыр шалтыратканнар. Бу − көненә уртача 5 мең шалтырату дигән сүз.

“Добрый телефон” акциясе кысаларында, республикада яшәүче 3 мең өлкән кешегә телефон таратылган. Ул телефонның бер төймәсенә генә басып, шушы ашыгыч хезмәттән файдаланырга мөмкин. Ел дәвамында 156 кеше әлеге мөмкинлекне файдаланган.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

“РФ Хөкүмәте тарафыннан “Куркынычсыз шәһәр” (“Безопасный город”) аппаратлы-программалы комплексын (АПК) киңрәк файдалану буенча карар кабул ителде һәм аны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гамәлгә ашырачак. 2015-2016 елларда “Куркынычсыз шәһәр” АПК тәҗрибә участоклары булдырылачак. Әлеге проектны тормышка ашырачак сынау төбәкләре арасында Татарстан да бар. Аның беренче этабында, кала объектларын, сәнәгать, экологик һәм транспорт һ.б. системалар куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, видеомониторинг уздырылачак”, - дип белдерде Рафис Хәбибуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot