news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 11 яшьлек кыз суда баткан

Бала зур булмаган ясалма күлдә су коенырга барган булган.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). Татарстанның Апас районында 11 яшьлек кыз суда батып үлгән. Бу турыда социаль челтәрләрдә фаҗига шаһитлары хәбәр итте.

Кыз 24 июньдә, якшәмбе көнне, көндезге өч тирәсендә баткан. Ул Коштавылы тирәсендәге зур булмаган ясалма күлдә су коенырга барган. Берникадәр вакыттан соң, бата башлаган. Моны күреп торган берничә кеше берничек тә ярдәм итәргә өлгермәгән.

Баланың мәетен төптән табып, полиция хезмәткәрләренә биргәннәр.

  • Әлеге фаҗигале очрак турында "Интертат" сайтында тулырак укый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot