Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 11 ноябрьдә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак
Татарстан халкы торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясенә мөрәҗәгать итә алачак. Белгечләр мөрәҗәгатьләрне 11 ноябрьдә 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.
Гражданнар коммуналь хезмәтләрнең, шул исәптән җылыту, су белән тәэмин итү, су агызу, электр һәм газ белән тәэмин итүдәге өзеклекләр турында хәбәр итә алачак. Кайнар линиягә шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне дөрес исәпләмәү, күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен канәгатьләнерлек дәрәҗәдә карап тотмау, идарәче оешмаларның, торак милекчеләре ширкәтләренең һәм торак-коммуналь хуҗалыкларның бернинди чаралар күрмәве, шулай ук каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгармау мәсьәләләре буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шалтыратуларны (843) 236-00-71 телефоны буенча кабул итәләр. Хәбәрләрне «Макс» мессенджерына +7 965 593-86-64 номеры буенча җибәрергә мөмкин.
Консультацияләрне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, республика Прокуратурасы, ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты, Казан Башкарма комитеты, ТР Дәүләт торак инспекциясе, Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты, шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре үткәрәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз