news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда 11 кеше коронавирусның «омикрон» штаммын йоктырган

Әлеге унбер кешенең тугызы вирусны Татарстаннан читтә, Россиянең башка регионнарында йоктырган, бишесе — чит илләрдә: икесе Иракта, берәү АКШта, берешәр кеше Хорватия һәм Мексикада. Калган ике очрак — җирле.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Светлана Белова). Татарстанда 11 кеше коронавирус инфекциясенең «омикрон» штаммын йоктырган.

Татарстанда беренче тапкыр «омикрон»ның 11 очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Республика Идарәсендә хәбәр иттеләр. Барлык очраклар да лаборатор расланган.

Әлеге унбер кешенең тугызы вирусны Татарстаннан читтә, Россиянең башка регионнарында йоктырган, бишесе — чит илләрдә: икесе Иракта, берәү АКШта (Виргин утрауларында), берешәр кеше Хорватия һәм Мексикада. Калган ике очрак — җирле.

«Авыручы сигез кешенең чире ОРВИ тибында уза, өчесе — бернинди дә билгеләрсез вирусны йөртүчеләр. „Омикрон“ штаммы Роспотребнадзорның Саратов шәһәрендәге „Микроб“ фәнни институтында секвенирлаштыру нәтиҗәләреннән билгеле булды», — дип сөйләделәр Роспотребнадзорның Татарстан буенча Идарәсе матбугат хезмәтендә.

Чир ачыкланган урыннарда санитар ведомство хезмәткәрләре эпидемиягә каршы чаралар компексы куллана. Чирләүчеләрнең барысы да изоляциядә, үзләрен яхшы хис итә.

Авыручылар белән 59 кешенең контактта булуы ачыкланган. Алар арасында чирләү очраклары юк. Ситуация республиканың оператив штабы контролендә. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100