Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда +11 градуска кадәр җылытачак
Татарстанда март өчен коры һәм җылы һава торышы атна дәвамында саклана: төбәк Көнбатыш Европадан килгән һәм Атлантик циклоннарны блоклаган антициклоннар йогынтысында булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән температура тискәре булып кала, әмма көндез һава +10 градуска кадәр һәм аннан да югарырак җылына. Уртача тәүлеклек күрсәткечләр климат нормасыннан 4-7 градуска артыграк.
20 мартта явым-төшемсез аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан булуы ихтимал. Төнлә температура -2 дән -7 градуска кадәр, аязганда -10 градуска кадәр, көндез +3 тән +8 градуска кадәр булачак. Юлларда төнлә һәм иртән урыны белән көчле бозлавык сакланачак.
21 һәм 22 мартта республика шулай ук антициклон йогынтысында калачак. Явым-төшем ихтималы түбән булачак. Төнлә температура -2...-8 градус тәшкил итәчәк, көндез – +3...+9, шул ук вакытта 22 мартта төбәкнең көнбатышында һава +11 градуска кадәр җылынырга мөмкин.
Синоптикларның башлангыч фаразлары буенча, киләсе атна башында һава торышы үзгәрмәячәк. Явым-төшемсез тыныч шартлар сакланачак. Төнге температура -1... -6 градус, көндезге температура +6...+11 кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз