news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 11 градуска кадәр җылы булачак

Татарстанда 11 градуска кадәр җылы булачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Якын көннәрдә антициклон тәэсирендә Татарстанда явым-төшем туктаячак һәм температура күтәреләчәк. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә.

Җомгага каршы төндә, 18 октябрьдә, урыны белән республикада яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал, кайбер районнарда томан төшәчәк, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Көндез үк атмосфера басымы үсә башлаячак, Россиянең Европа территориясенең көнбатышыннан төбәккә чираттагы антициклон таралачак. Явым-төшем көтелми, һава 6-11 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot