news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +11 градуска кадәр җылы була һәм яңгырлар көтелә

Татарстанда +11 градуска кадәр җылы була һәм яңгырлар көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда бүген, 27 сентябрьдә, аязучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, бераз яңгыр явачак, төнге сәгатьләрдә урыны белән явым-төшем көтелә.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитә.

Төнлә +1...+ 6 градус булачак, көндез +6...+ 11 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot