Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда -11 градуска кадәр суыта, явым-төшем булмый
Бүген, 8 декабрьдә, Татарстанда һава торышы шартлары үзгәрү, шул исәптән температура фоны түбәнәю көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада күк йөзе болытлы булып кала, әмма көндез аязытырга мөмкин. Иртән төбәктә бераз, ә урыны белән уртача җепшек кар һәм карга әйләнүче яңгыр яву дәвам итәчәк. Көндез явым-төшем булмый.
Секундына 6-11 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исүче җил юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Юлларда кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда, көчле бозлавык барлыкка киләчәк.
Көннең якты вакытында һава температурасы Татарстанда -3..-8 градус, республиканың төньяк районнарында -6..-11 градус, ә ТР башкаласында -5..-7 градус булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз